Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре ветеринарияберләшмәсе хезмәткәрләре "Урманны саклыйк" акциясенә кушылды. Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Биектау районының Ивановка авылы урман территориясендә урман утыртылды.
Әйтергә кирәк, "Урманны саклыйк" акциясе барышында 10 октябрьгә кадәр республика районнарында 1,2 миллион үсенте утырту планлаштырыла.