Россельхознадзор Германия һәм Чехия территорияләрендәге кошчылык һәм тере кошлар продукциясен кертүгә вакытлыча чикләүләр кертте. Сәбәбе - бу илләрдә югары патогенлы кош гриппының яңа очраклары ачыклану. Чикләү чаралары Россиягә вирус кертүне булдырмас өчен кирәк, дип аңлаттылар Россельхознадзорда. 4-10 декабрь көннәрендә Германиядә кош гриппының сигез яңа очрагы теркәлгән, Чехиядә исә өч очрак.
Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматларына нигезләнеп әйткәндә, 10 декабрьдән Россиягә Германия территорияләреннән: Харбург (Түбән Саксония федераль җире), Альтенбург (Тюрингия федераль җире) һәм Төньяк Рейн-Вестфалия федераль җиреннән кошчылык продукциясен кертүне вакытлыча тыела.
Шулай ук 10 декабрьдән Чехиянең ике төбәгеннән: Көньяк Моравия һәм Либерецк кошчылык продукциясен: тере кош, инкубация йомыркасы, кош итен Россиягә кертү тыела.
Моннан тыш, Россия территориясе буенча тере кош-корт транзиты чикләнгән. Ветеринария белгечләрен дөньядагы югары патогенлы кош гриппы белән вәзгыятьнең начарлануы бик борчый. Бүгенге көндә әлеге чиргә каршы белән 40тан артык ил көрәшә.