Хуҗасыз этләрдә сәбәпсез агрессияне ачыклау тәртибен билгеләү тәкъдиме белән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттеләр. Мондый закон инициативасын Самара губерна думасы депутатлары Дәүләт Думасына җибәрде.
Аңлатма язуыннан күренгәнчә, хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы закон буенча (№ 498-ФЗ) сәбәпсез агрессивлык күрсәтә торган хуҗасыз этләрне элекке яшәү урыннарына кайтару тыела. Шулай ук мотивацияләнмәгән агрессия билгеләре булганда, этләрне кабат тоту һәм приютларда асрау рөхсәт ителә.
Әмма әлеге сәбәпсез агрессияне билгеләү тәртибе закон белән билгеләнмәгән, инициатива авторлары проблемага игътибар итүне, хәл итү юлларын табуны сорыйлар. Шул рәвешле инициатива авторлары урамнарда гражданнарга һөҗүм итүче хуҗасыз этләр санын киметү максатын күзаллый.