Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмаларның эш нәтиҗәләре буенча чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә тагын бер мәртәбә республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрне саклау мәсьәләсен күтәрделәр. Әлеге мөһим мәсьәлә турында ТР Министрлар Кабинетының дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сөйләде. Ул агымдагы елның 11 аенда мөгезле эре терлекләрнең сакланышына анализ ясады.
Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әлеге теманы дәвам итеп, алдагы чорга куелган бурычларны билгеләде. Республика районнарының баш ветеринария табибларына ул терлекләрнең сакланышын контрольдә тотуны, терлекчелектә ветеринария һәм санитария кагыйдәләренең үтәлешен күзәтү астына алуны көчәйтергә йөкләмә бирде. Шулай ук терлекчелек хуҗалыкларында һәрдаим тиешле дәрәҗәдә ветеринария хезмәте күрсәтүне тәэмин итү бурычын куйды.