Республиканың ветеринария табиблары пландагы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Бу чаралар республика территориясендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр уздырыла.
Эпизоотиягә каршы көзге чаралар кысаларында яшь мөгезле эре терлеккә себер түләмәсе һәм нодуляр дерматитка каршы вакцинация ясалды, мөгезле эре терлекләр канын туберкулезга, бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү үткәрделәр, шәхси секторда этләрне һәм мәчеләрне котыру авыруларына каршы вакцинацияләү үткәрелде.
Көзге чаралар вакытында ветеринария белгечләре халык белән аңлату эшләре дә алып барылды, авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кошларының аеруча куркыныч һәм карантин авыруларын кисәтү буенча белешмәлекләр таратылды.