Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмаларның эш нәтиҗәләре буенча чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
Биредә ветеринария өлкәсенә кагылышлы күпсанлы сораулар күтәрелде һәм республика ветеринарлары аларны хәл итү юллары буенча фикер алышты. Авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү, ягъни электрон теркәү эше нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов сөйләде. Доклад барышында терлекләрне идентификацияләү проекты бик мөһим проект һәм ветеринария өлкәсендә һәм авыл хуҗалыгында күп көч таләп итә торган эш булуы әйтелде. Авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү һәм цифрлаштыру алга таба терлекләрнең баш санын күзәтү һәм терлекләрнең яңа урыннарга күчү хәрәкәтен җиңеләйтәчәк.
Алмаз Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, 2022 елда авыл хуҗалыгы хайваннарын идентификацияләү турындагы законның гамәлгә керүе планлаштырыла. Әлеге закон проекты нигезендә, хайваннар, терлекләрдә йогышлы авырулар таралуны булдырмау, шулай ук хайваннарда йогышлы авырулар кузгатучыларны тарату чыганакларын һәм юлларын ачыклау максатлары күзаллана.
Терлекләрне индивидуаль рәвештә яисә төркемләп маркировкалау ярдәмендә исәпкә алу эше республикада башкарыла инде. Идентификацияләү эшендә пилот проекты буларак эшләүче республика хуҗалыклары терлекләрне электрон теркәүнең уңай һәм өстенлекле якларын үзләре дә күреп белде.
Киңәшмә барышында республиканың ветеринария белгечләре республика буенча көзге эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү мәсьәләләре турында да хисап тоттылар. Шулай ук котыру, эре мөгезле терлекләр лейкозы, эре мөгезле терлекләр туберкулезы кебек авырулар буенча статистика да китерелде.
Хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина агымдагы елның 1 декабренә район ветеринария берләшмәләрендәге эпизоотологларның эшенә анализ ясады.
Мәгълүм булганча 1 декабрьдә республиканың ветеринария табиблары планлаштырылган көзге ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чараларны үтәү эшен төгәлләде. Әлеге чаралар республика территориясендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотия иминлеген тәэмин итү максатыннан елга ике тапкыр уздырыла.
Көзге эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында үсеп килүче яшь терлекләрнең Себер түләмәсенә һәм нодуляр дерматитка каршы вакцинация ясау, мөгезле эре терлекләрнең бруцеллез һәм лейкоз авыруына тикшерү турында хисап тотылды. Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы терлекләренә һәм шәхси секторда этләргә һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы вакцинациясе үткәрү турында да ветеринария табибларының эшенә нәтиҗә ясалды. Көзге чаралар барышында ветеринария белгечләре бер үк вакытта халыкка аңлату эшләре дә алып барды, аеруча куркыныч һәм карантин авыруларын профилактикалау буенча белешмәлекләр тараттылар.