Республиканың ветеринария табиблары пландагы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Кагыйдә буларак, 1 декабрьгә бу чаралар тәмамлана һәм эшкә йомгак ясала. Профилактика чаралары республика территориясендә санитар-эпидемиология таләпләре буенча эпизоотия иминлеген тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр үткәрелә.
Көзге эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында мөгезле эре терлеккә һәм яшь терлекләргә Себер түләмәсе, нодуляр дерматитка, туберкулезга каршы вакцинация ясалды, бруцеллезга һәм лейкозга кан анализлары тикшерелде, шәхси секторда этләрне һәм мәчеләрне котыру авыруларына каршы вакцинацияләү үткәрелде.
Көзге чаралар үткәргәндә ветеринария белгечләре иньекцияләр өчен бер тапкыр кулланыла торган энәләр кулланалар, бу исә, үз чиратында, хайваннарга авыру йогу куркынычын кисәтә.
Шул ук вакытта ветеринарлар халыкка аңлату эшләре дә алып барды, авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кошларының аеруча куркыныч һәм карантин авыруларын булдырмый калу буенча белешмәлекләр тараттылар.
Саннар турында сөйләсәк, 2021 ел башыннан Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте тарафыннан хайваннар һәм кошларның йогышлы авыруларын булдырмау өчен барлыгы
6 191 371 лаборатория тикшеренүе үткәрелде, профилактика максат белән 493 226 998 данә вакцина ясалды, шулай ук 65751,58 мең квадрат метр мәйданда терлекчелек объектларын дезинфекцияләү үткәрелде.