Бер атна эчендә дөньяның 24 илендә кош гриппының 342 яңа очрагы теркәлде

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Дөньяда йогышлылыгы югары булган кош гриппы буенча эпизоотия вазгыяте начарлануын дәвам итә. 4 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында дөньяның 24 илендә йогышлылыгы югары булган кош гриппының 342 яңа очрагы теркәлде. Иң күп авыру очраклары Нигериядә ачыкланган, биредә рәсми рәвештә 150 очрак теркәлгән. Шулай ук Италиядә кош гриппының 63 яңа очрагы катлаулы эпизоотия вазгыятенә сәбәп булган.

Моннан тыш, кош гриппы авыруы очраклары Бельгиядә (3 җирдә), Болгариядә (5 очрак), Бөекбританиядә (34), Германиядә (8), Израильдә (4), Һиндстанда (2), Иранда (2), Ирландиядә (6), Нидерландта (20) теркәлгән. Шулай ук кабынышлар Норвегиядә (1), Пакыстанда (4), Польшада (17), Румыниядә (1), Словакиядә (2), Франциядә (3), Хорватиядә (4), Чехиядә (3), Швециядә (2), Эстониядә (1), Көньяк Кореяда (3), Көньяк Кореяда (2) һәм Япониядә (2) теркәлгән.

Кош гриппы авыруы йорт кошлары арасында да, киек кошлар арасында да күзәтелә. H5N1, H5 һәм H5N8 вирусының төрле типларының әйләнеше бара дип аңлата белгечләр.

Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы экспертлары да дөньяда йогышлылыгы югары булган кош гриппы буенча вазгыятьнең начарлануына борчылуларын белдерә. Алар кошчылык тармагында биологик куркынычсызлык кагыйдәләрен, ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәүне һәм барлык яңа авырулар турында хәбәр итүләрен таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International