2023 елның 1 мартыннан Россия тарафыннан экспортлана торган терлекчелек продукциясен ветеринария контроле буенча алынган йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итә торган № 397-ФЗ закон үз көченә керә. Бу йөкләмәләр Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы вакытында алынды. Терлекчелек продукциясен экспортка җибәрүче предприятиеләрне тикшерүне Россельхознадзор үткәрәчәк.
Исегезгә төшерәбез, яңа документ ветеринария турындагы законга төзәтмәләр кертә. Бу үзгәрешләрне 2021 елның 6 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин хуплады.
Яңа закон буенча Россельхознадзор терлек үстерүче һәм асраучы, шулай ук экспортка бара торган терлекчелек продукциясен җитештерүче, эшкәртүче һәм саклаучы объектларны тикшерү белән шөгыльләнәчәк.
"Документ нигезендә мондый тикшерүләрнең түләүсез үткәреләчәге норматив җайга салынган", - дип аңлаттылар Россельхознадзорда.
"Хәзерге вакытта законлы норматив актларны, шул исәптән тикшерүләр үткәрү һәм аларның нәтиҗәләрен рәсмиләштерү тәртибен эшләү буенча эш алып барыла", – дип сөйләде хезмәт вәкилләре.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, экспортка аттестацияләнгән предприятиеләр реестрын алып бару буенча таләпләрне Россия терлек продукциясе импортерларының күпчелеге чыгара.
"Россия, Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзасы буларак, Россия тәэмин итүчеләре тарафыннан ил товарлары кертелә торган дәүләтләрнең таләпләрен үтәүне гарантияләргә тиеш. Экспортка хокуклы компанияләр реестры («Цербер» ИС) импортер-илнең конкрет таләпләренә туры килми торган өченче илгә продукция китерүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Бу Россия продукциясенең конкурентлыгын арттыра һәм аның репутациясен сыйфатлы һәм имин буларак хуплый", - дип хәбәр иттеләр Россельхознадзорда.