Дәүләт Думасы депутатлары агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр йорт хайваннарын зоокибетләрдә һәм кош базарларында сатуны тыю турындагы закон проектын карарга ниятли. Бу турыда Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетында хәбәр иттеләр.
Россиядә чыгарыла торган ветпрепаратлар җитештерүчеләргә рөхсәт эшчәнлеген гадиләштерү өчен берничә инициатива чыгарды, дип хәбәр итә Россия ветеринария һәм фитосанитария күзтечелегенең федераль хезмәте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
2022 елның 1 сентябреннән Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгы белән расланган терлекләрне сую һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрүнең яңа кагыйдәләреүз көченә керде. Бу документ әлегә кош сую буенча ике пунктка кагылмый.
Шимбә көнне, 17 сентябрьдә Арча муниципаль районында «Атлар Көне» - традициягә кергән ат спорты бәйрәме узачак. Мәгълүм булганча, әлеге чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә уздырыла.
Кубан дәүләт аграр университеты галимнәре сыер сөтендәге аллергенны тиз билгеләү ысулын уйлап тапкан. Әлеге технология гипоаллерген сөт бирүче сыерларны чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Хәзер ял көне ярминкәләрендә, бәйрәмнәрдә һәм фестивальләрдә юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләр генә түгел, үзмәшгуль гражданнар да сәүдә итә ала. Бу 2022 елның 13 сентябреннән көченә кергән Хөкүмәт карарыннан килә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Әлмәт район ветеринария участок пункты каршындагы "Ветеринария медицинасы үзәге"н ачу тантанасында катнашты.
Көнбатыш Казахстан өлкәсендә бруцеллез аркасында 3,3 мең баш мөгезле эре терлек санитар суюга җибәрелгән. Бу хакта Россельхознадзор хәбәр итә.
Голландия тикшерүчеләре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы куркыныч авырулары килеп чыгу яки таралу куркынычын тиз бәяләү өчен яңа чара уйлап тапкан.