Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Әлмәт район ветеринария участок пункты каршындагы "Ветеринария медицинасы үзәге"н ачу тантанасында катнашты. Тантанага Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм районың Баш ветеринария табибы Реваль Мөхәммәтҗанов, "Татнефть" компаниясе вәкилләре килде.
Дүрт блоктан торган үзәк ветеринария участогы пункты бинасында, ремонттан соң ачылды. Биредә лаборатория тикшеренүләре, профилактикалау, дәвалау һәм хирургия өчен заманча җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган. Монда вак йорт хайваннарына, этләргә һәм мәчеләргә, шул исәптән хуҗасыз хайваннарга да медицина ярдәм күрсәтелә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, үзәк «Татнефть» компаниясе гранты ярдәмендә җиһазландырылган.
Ветеринария медицинасы үзәге турында күбрәк.
1 блок хайваннарны кабул итү һәм беренчел тикшерү урыны. Шулай ук хайваннарны операциягә әзерләү дә монда бара.
2 блок – операция бүлмәсе. Блок стериль, барлык кирәкле операция җиһазлары һәм дарулар саклау өчен суыткыч белән җиһазландырылган.
3 блок - реанимация. Бу 8 хайванны урнаштыру урыны булган кабинет. Блокта якты, җылы, вентиляция эшли, һаваны зарарсызландыру өчен УФ лампалары бар.
Хайваннар китергән транспортны юу һәм дезинфекцияләү өчен исә 4 блок хезмәт күрсәтә. «Ветеринария медицинасы үзәге» ндә 3 хезмәткәр: терапевт, хирург һәм 1 санитар эшли.
Үзәккә 8 (553) 44-27-27 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин
Эш Графигы-эш көннәре 8 дән 17 гә кадәр, төшке аш 12-13 сәгать. Ял көннәрендә кизү торучы табиб эшли.