Яңа кагыйдәләр нигезендә ял көне ярминкәләрендә үзмәшгуль гражданнар да сәүдә итә алачак

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Хәзер ял көне ярминкәләрендә, бәйрәмнәрдә һәм фестивальләрдә юридик зат һәм шәхси эшмәкәрләр генә түгел, үзмәшгуль гражданнар да сәүдә итә ала. Бу 2022 елның 13 сентябреннән көченә кергән Хөкүмәт карарыннан килә.

Яңа кагыйдәләр аграр секторда үзмәшгуль эшмәкәрләргә ит, сөт һәм башка продукция сатуның яңа каналларын табарга, ә сатып алучыларга – арзан бәядән товарлар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләделәр Хөкүмәттә.

Үзмәшгульлек статусын 2,4 млн.сумга кадәр табышлы граждан алырга мөмкин, ул продукция җитештерә яки хезмәтләр күрсәтә, мәсәлән, сыр пешерүче. Моның өчен салым хезмәтендә рәсми сайт, мобиль кушымта яки дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк.

Үзмәшгульләр ташламалы ставка буенча салым түли, физик затлар өчен ул 4% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International