Дәүләт Думасы депутатлары агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр йорт хайваннарын зоокибетләрдә һәм кош базарларында сатуны тыю турындагы закон проектын карарга ниятли. Бу турыда Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитетында хәбәр иттеләр.
"Сентябрь ахырына кадәр әлеге закон проекты икенче укылышта һәм, мөгаен, өченче укылышта каралачак», – дип белдерде комитетта.
Исегезгә төшерәбез, закон проекты беренче укылышта Дәүләт Думасы тарафыннан 2021 елның 21 декабрендә хупланды.
Комитетта аңлатуларынча, бу тыю барлык хайваннарны түгел, ә мондый урыннарда тоту шартларын тудырып булмый торган мәчеләрне һәм этләрне сатуга кагылачак.
"Балыклар, кенәри кошлар, тутый кошлар һәм декоратив тычканнар һәм кимерүчеләр зоокибетләрдә сатылачак, чөнки алар өчен анда шартлар тудырырга мөмкинлек бар. Балыкларга да чиста су һәм кислород белән аквариум кирәк, шул җитә. Ә менә этләргә һәм мәчеләргә зоокибетләрдә вакытлыча тору шартлары тудыру мөмкинлеге юк, әлбәттә. Аларны питомниклардан сатып алырга яки приютлардан алырга мөмкин булачак", - дип җиткергән Дәүләт Думасының экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирәне саклау комитеты вәкиле.
Хайваннар кибетләрендә һәм кошлар базарларында хайваннарны сатуны тыю турындагы мәсьәлә инде беренче ел гына күтәрелми. Закон проекты авторлары сүзләренә караганда, төп проблема - зоокибетләрдә һәм кош базарларында сатылучы хайваннарны тоту, урамда йөртү, дөрес көн тәртибен булдыру һәм туклану рационын үтәү, ветеринария ярдәме күрсәтү кебек таләпләре үтәлмәүдә.