ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Камчатка краенда күпләп балык тоту вакытында тотылган балыкларга ветеринария-санитария экспертизасына йомгак ясалды, дип хәбәр итә Камчатка ветеринария агентлыгы.

Испаниянең Авыл хуҗалыгы, балыкчылык һәм азык-төлек министрлыгы Гранада провинциясендә сарык үрчетү фермасында сарыкларда була торган йогышлы чәчәк авыруы килеп чыгуы турында хәбәр итте. Испаниядә 1968 елдан бирле әлеге авыру күзәтелмәгән.


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Пенсильвания штаты университеты (АКШ) тикшеренүчеләре азык-төлек продуктларын дезинфекцияләү ысулы сыйфатында интенсив импульслы яктылык технологиясе кулланылырга мөмкин булуын ачыклаган. Аның ярдәмендә галимнәр эчәк таякчыгы һәм сальмонелла кебек төрле зарарлы патогеннарны юкка чыгара алган.

Көньяк Кореяда кешеләр өчен билгеләнгән затларны тану системасын йорт хайваннарын теркәү өчен кулланырга карар кылдылар, дип хәбәр итә dailyvet.co.kr ветеринария порталы. Портал мәгълүматы буенча, хәзер Чхунчхон районында хайваннарны-компаньоннарны теркәгәндә затларны тану технологиясен куллануны тикшерәләр.


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия кошчылык хуҗалыклары авыл хуҗалыгы министрлыгыннан кошчылык сәнәгатендәге баш санын йогышлылыгы югары булган кош гриппына каршы вакцинацияләүне сорый, дип хәбәр итә Россия Кошчылык берлегендә. Россиядә кошчылык фабрикаларында кош гриппына каршы вакцинация моңарчы беркайчан да үткәрелгәне юк иде. Хәзергә безнең илдә кошларны бу авыруга каршы шәхси хуҗалыкларда гына иммунизацияләү рөхсәт ителә. Галимнәр кошлар гриппы панзоотиясе шартларында Россия кошчылык фабрикалары өстәмә саклануга мохтаҗ, дип саный.

Дөнья буйлап тиз йогышлы кош гриппының таралуы панзоотия масштабларын алды, ди белгечләр. Европа илләрендә хәл аеруча катлаулы, анда авыру чыганаклары саны меңнәр белән санала. Хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, быелның беренче алты аенда Европа илләрендә 3 меңнән артык кош гриппы очрагы теркәлгән. Франциядә хәл исә критик ноктага җитеп килә, чөнки барлык ачыкланган очракларның яртысы диярлек Франциягә туры килә. Авыруның коммерцияле кошчылык фермаларында килеп чыгуы кошчылыкка тагын да зур зыян сала.

Казанның Горки-Әмәт урманында "Дуслык тәпие" акциясе узды. Дүрт аяклы дус эзләүче казанлылар "Зооцентр" приютында тәрбияләнүче этләрне күрергә килде. Яңгыр явып торуга карамастан, чарага кеше күп килгән иде. Биредә эт эзләп килгән кешеләр өчен эт белән танышу өчен шартлар тудырылган иде, алар бергә уйнады парк буйлап йөрде. Ә өч эткә бәхет елмайды, аларны яңа хуҗалары алып китте.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә район ветеринария берләшмәләрендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Түбән Кама зонасының район ветеринария берләшмәләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Терлекчелек предприятиеләре хезмәткәрләренең, аерым алганда дуңгызчылык комплекслары хезмәткәрләренең хайваннар өчен куркыныч булган вируслар керүгә сәбәпче булу өчен җаваплылыкны катгыйландыру кирәклеге турында, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Сергей Лисовский шундый фикерен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International