Россия галимнәре сыер сөтен ничек гипоаллерген итү ысулын уйлап тапкан

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Кубан дәүләт аграр университеты галимнәре сыер сөтендәге аллергенны тиз билгеләү ысулын уйлап тапкан. Әлеге технология гипоаллерген сөт бирүче сыерларны чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.

Галимнәр аңлатканча, сөткә аллергия казеин протеинына каршы тора алмаучанлык белән бәйле. Казеин аксымы ике төрле булырга мөмкин: А1 яки А2. Аллергия реакциясе А1 төрендәге казеинга гына була.

Галимнәр сыер сөтендә казеиннарның кайсы төре икәнен билгеләргә мөмкинлек бирә торган ПЦР-тест эшләп чыгарган. Әлеге тикшерү бер сәгать вакытны ала, әлегә кадәр сыер сөтендәге казеиннарны шулай тиз билгеләү ысулы булмаган. 

Әлеге фәнни тикшеренүләр нигезендә сыерларның сөтен казеиннар барлыгына сынап карый алалар һәм шул вәвешле гипоаллерген сөт бирүче «А2 сөт көтүе» формалаштырырга мөмкинлек туа, ди галимнәр.

Чыганак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International