Россиядә ветпрепаратлар җитештерүчеләргә эш таләпләре гадиләшә

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Россиядә чыгарыла торган ветпрепаратлар җитештерүчеләргә рөхсәт эшчәнлеген гадиләштерү өчен берничә инициатива чыгарды, дип хәбәр итә Россия ветеринария һәм фитосанитария күзтечелегенең федераль хезмәте.

Федераль күзәтчелек хезмәте тәкъдимнәре нигезендә 353 номерлы хөкүмәт карары кабул ителде, аның буенча үзебезнең ил җитештерүчеләре өчен дарулар 60 эш көненнән артмаган дәүләт теркәве процедурасының тизләтелгән режимын урнаштырдылар. Ведомствода шулай ук хайваннар өчен үзебезнең препаратлар җитештерүнең артуын билгеләп үттеләр. Әйтик, 2022 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр Россиядә 107 млн төргәк ветеринария препаратлары җитештерелгән. Бу узган елның 81 млн төргәк чыгарган чорыннан 30%ка күбрәк. Ә ветеринария препаратларының кирәкле исемнәре буенча үзебездә җитештерелгән аналоглар бар, дип игътибар иттеләр Россельхознадзорда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International