Арча районында "Атлар көне" узачак

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Шимбә көнне, 17 сентябрьдә Арча муниципаль районында «Атлар Көне» - традициягә кергән ат спорты бәйрәме узачак. Мәгълүм булганча, әлеге чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе  һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә уздырыла.

 Ат спорты фестивале кысаларында ат чабышлары,  атлар катнашында милли бәйгеләр, шулай ук 120, 100, 80 һәм 40 км араларда дистанцион ат чабышлары буенча иң зур халыкара ярышларның берсе - «Халыкара БДБ кубогы» узачак.

Республикада беренче мәртәбә 160 км дистанциягә чабышлар  буенча Россия Кубогын уздыру планлаштырылган, ул Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының һәм Россия Федерациясе Ат спорты федерациясенең бердәм календарь планына кертелгән. Чабышларда Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү өлкәсеннән, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.

Барлык кунакларны шулай ук призлы кызыклы бәйгеләр һәм татар эстрадасы артистлары катнашында бәйрәм концерты көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International