Европада терлек авырулары килеп чыгу куркынычын бәяләү чарасы булдырылган

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе


Голландия тикшерүчеләре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы куркыныч авырулары килеп чыгу яки таралу куркынычын тиз бәяләү өчен яңа чара уйлап тапкан.
Куркыныч янауны тиз бәяләү коралы буларак бөтен дөнья буйлап тиз арада яңартыла торган мәгълүмат базасын әйтә алар. Авыру таралу юллары һәм аерым авыруларның үзлекләре турында мәгълүматка нигезләнеп, малларның чирләре турында хәбәрдар булып торалар. 
Проект гомумән Европада һәм Нидерландта ферма хайваннары сәламәтлегенә иң зур куркыныч тудыручы 10 төп авыруны ачыклауга юнәлтелгән.
Бу исемлеккә атларда була торган африка чумасы, Африка дуңгыз чумасы, йогышлы катараль сарык бизгәге, Ауеска авыруы, мөгезле эре терлек туберкулезы, дуңгызларның классик чумасы, атларның йогышлы анемиясе, нодуляр дерматит һәм күшәүче хайваннар чумасы  кебек авырулар кергән.
Билгеле булганча, һәр инфекция өчен, тикшерүчеләр өч төрле таралу юлын анализлаган: тере хайван сату аша, хайван продуктлары һәм законсыз рәвештә һава транспорты аша хайваннар бер урыннан икенче урынга күчкәндә авыру йогу куркынычы туа.
RRAT системасы күрсәтелгән һәр каналда авыру таралу куркынычын исәпләргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, 2016-2018 еллардагы нәтиҗәләр буенча мөгезле эре терлек туберкулезын килеп чыгуның иң зур куркынычы - тере хайваннар сату-алу. 
Галимнәр әйтүенчә, RRAT яңа мәгълүматлар барлыкка килгәндә бәяләү нәтиҗәләре автоматик рәвештә яңартыла алырлык итеп эшләнгән. Алар фикеренчә, бу тармактагы барлык катнашучыларга Европа территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының куркыныч авыруларын китереп чыгаруны һәм таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International