Татарстан территориясендә африка дуңгыз чумасы таралуга юл куймау буенча киңәшмә үтте

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Эштә идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район ветеринария берләшмәләренең баш  ветеринария табиблары катнашты.

Киңәшмә барышында ветеринария белгечләре йорт дуңгызлары булган торак пунктлар санын, аларда дуңгызлар санын, шулай ук гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышларында кабул ителгән карарлар турында фикер алыштылар.

Билгеле булганча, республикада африка чумасы буенча имин булмаган эпизоотик хәлгә бәйле рәвештә, ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан гражданнар өчен африка дуңгыз чумасы һәм терлекчелекне альтернатив алып баруга күчү буенча аңлату эшләре алып барыла. Шәхси хуҗалыклар милекчеләренә һәм шәхси хуҗалыклардагы дуңгыз хуҗаларына, ветеринария белгечләре республика территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау максатыннан, терлекләрне алдан ук суярга киңәш итә.

Эре дуңгызчылык комплексларында эш ябык режимда башкарыла, анда хуҗалыкның һәм республиканың ветеринария һәм санитария куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында барлык ветеринария таләпләре үтәлергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International