Терлекчелек предприятиеләре хезмәткәрләренең, аерым алганда дуңгызчылык комплекслары хезмәткәрләренең хайваннар өчен куркыныч булган вируслар керүгә сәбәпче булу өчен җаваплылыкны катгыйландыру кирәклеге турында, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Сергей Лисовский шундый фикерен белдерде.
"Бөтен дөнья буенча кошчылык, дуңгызчылык хуҗалыкларының барлык хезмәткәрләре йорт хайваннарын тотмаска, ау белән шөгыльләнмәскә һәм хайваннар белән элемтәгә кергән очракта, предприятиегә авыру китермәс өчен, үз теләкләре белән ике атнага карантинга чыгарга бурычлы", - дип сөйләгән депутат. Россиядә кешеләрдә ул дәрәҗәдә җаваплылык хисе юк, дип тә өстәгән.
«Бездә бу кагыйдәләрне бозган хезмәткәрләр өчен реаль җаваплылык юк диярлек. Европада бу зур суд процессларына һәм бик зур проблемаларга китерергә мөмкин. Әгәр кеше предприятиядә авыру чыгу сәбәпчесе була калса, бу финанс югалтуга гына түгел, ә кешеләр сәламәтлеге өчен куркынычка китерә. Шуңа күрә анда бик рәхимсез административ һәм җинаять җаваплылыгы бар. Бездә әлегә бу шактый эшләнеп җитмәгән. Кешеләр мондый гади тәртип бозулар артында коточкыч зур тискәре нәтиҗәләргә китерүен аңлар өчен, аны катгыйландырырга кирәк дип саныйм», – дип белдергән Сергей Лисовский.
Мисал итеп ул дуңгыз комплексларының берсендә африка дуңгыз чумасы таралуы ачыклану очрагы турында сөйләде. Тикшерү ачыклаганча, дуңгыз комплексы территориясенә вирусны баш зоотехник керткән, ул бер көн элек кабан дуңгызына ауга чыккан. Атылган дуңгыз африка дуңгыз чумасын йоктырган булуы ачыкланган. Нәтиҗәдә, әлеге зоотехник эшли торган дуңгыз комплексында авыру чыга һәм 50 мең баш дуңгыз юк ителә.
Шундый мисал китереп, депутат хәзерге көндә заманча дуңгыз комплекслары төзелсә дә, предприятиеләрдә эшләүче кешеләр бу куркынычны аңламасалар, җаваплы карамасалар, бик авыр булачагын аңлатырга теләгән.