Испаниядә 50 елдан артык күзәтелмәгән йогышлы терлек авыруы чыккан

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Испаниянең Авыл хуҗалыгы, балыкчылык һәм азык-төлек министрлыгы Гранада провинциясендә сарык үрчетү фермасында сарыкларда була торган йогышлы чәчәк авыруы килеп чыгуы турында хәбәр итте. Испаниядә 1968 елдан бирле әлеге авыру күзәтелмәгән.

Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 14 сентябрьдә җирле ветеринария хезмәтенә баш санында үзенчәлекле симптомнар булуы турында хәбәр килә. Хезмәт вәкилләре 50 авыру (шуларның 30ы үлгән) хайван теркәгән. Мондый очракта аларның Альгеттагы Үзәк ветеринария лабораториясенә анализ ясау өчен җибәрелгән үрнәкләре алынган. 19 сентябрьдә лаборатория сарыкларның чәчәк авыруы пробаларында булуын раслады дип ачыклык кертелә хәбәрдә. Сарык һәм кәҗәләрдә була торган чәчәк авыруы аеруча куркыныч вируслы авыру санала. Европада әлеге авыруның соңгы очрагы 2014 елда Греция һәм Болгариядә теркәлгән. Шул ук вакытта ул Африкада эндемик булып кала, шул исәптән Марокко, Алжир һәм Тунис, шулай ук Якын Көнчыгышта һәм Азиядә әлеге авыру әйләнештә йөри. 

Белгечләр раславынча, авыру бары тик сарыкларны һәм кәҗәләрне генә зарарлый. Ул кешегә хайваннар белән турыдан-туры элемтәдә булган очракта да, терлекчелек продукциясе аша да йокмый. Хәзерге вакытта Андалузия хакимияте инфекциянең алга таба таралуын булдырмау өчен тиешле чаралар күрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International