ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Зәй, Сарман, Лениногорск, Нурлат, Азнакай, Ютазы, Яшел Үзән, Биектау, Әгерҗе, Чистай, Алексеевск районнарының терлек чалу пунктларында ветеринария-санитария экспертизасы табибларының эше турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.

Бүген Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә республиканың ветеринария-санитария экспертларының квалификациясен күтәрү буенча курслар ачылды. Шуңа бәйле рәвештә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов укучыларны сәламләде һәм аларга уңышлы белем бирүләрен теләде.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы хайваннарны чалу һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү кагыйдәләренә төзәтмәләр проектын әзерләде, алар 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керде.


24
сентябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәренең Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре «Илкүләм кросс - 2022» Бөтенроссия йөгерү ярышларында катнаштылар. 


23
сентябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз дүртенче утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан Республикасында хайваннар белән эш итү өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында «Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»Татарстан Республикасы законы проектына аңлатмалар белән чыгыш ясады. Татарстан Республикасы законы проекты 120-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән. Закон 2023 елның март аенда үз көченә керәчәк.

Россельхозназ ведомствосы карамагындагы Ленинград өлкәара ветеринария лабораториясе белгечләре биологик материалда эре мөгезле терлекләрдән (бозау) вакцинациягә карамастан, парагрипп-3кә антитәнчекләр булмавын ачыклаганнар.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге илнең цифрлы трансформациясенә һәм фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week форумы эшендә катнаша.

Бүген интеллектуаль цифрлы чишелешләр авыл хуҗалыгы тармагына хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм тотрыклы үсеш проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәргә тиешле вакыт җитте. Kazan Digital Week форумының цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләүгә багышланган эше барышында АПКны цифрлаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


21
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда цифрлы трансформацияләүгә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләүгә багышланган киң масштаблы Kazan Digital Week  форумы ачылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Бүген Татарстанда «Фермер мәктәбе»ндә укулар башланды. «Кошчылык» һәм «Терлекчелек» белгечлеге буенча 40 кеше теоретик белемнәр алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International