Казанның Горки-Әмәт урманында "Дуслык тәпие" акциясе узды. Дүрт аяклы дус эзләүче казанлылар "Зооцентр" приютында тәрбияләнүче этләрне күрергә килде. Яңгыр явып торуга карамастан, чарага кеше күп килгән иде. Биредә эт эзләп килгән кешеләр өчен эт белән танышу өчен шартлар тудырылган иде, алар бергә уйнады парк буйлап йөрде. Ә өч эткә бәхет елмайды, аларны яңа хуҗалары алып китте.
Моннан тыш, биредә хәйрия акциясе барышында приютка ярдәм итәргә теләүчеләр берничә сәгать эчендә 40 кг эт азыгы һәм 3000 сум чамасы акчалата ярдәм җыя алды.
Шулай ук чараның "Мәрхәмәт өстәле" дип аталган өлешендә шәһәр халкы приютка кирәкле башка предметларны, этләр өчен дарулар да калдырды.
Исегезгә төшерәбез, бу ел башыннан Казанда 236 эткә хуҗа табылган. Шәһәр паркларында һәм скверларында үткәрелә торган "Дуслык тәпие" акциясендә 17 эт яңа хуҗа тапткан иде.