Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Түбән Кама зонасының район ветеринария берләшмәләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, хокук бүлеге башлыгы Руслан Кузюров, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.
Ветеринария учреждениеләре эшчәнлеген анализлау барышында участок ветеринария пунктлары, ветеринария берләшмәләре лабораторияләре эше, "Меркурий" федераль мәгълүмат системасында белгечләренең эшчәнлеге турында фикер алыштылар.