ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

4 октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу дата 1931нче елда Флоренциядә  узган Халыкара табигатьне саклау хәрәкәте тарафдарлары конгрессында оеша һәм кешелекнең игътибарын планетадагы хайваннар проблемаларына юнәлтү максатын күзаллый. Планетаның бердәнбер акыл иясе кеше булганга күрә, кешеләр табигатьтәге барлык тереклек өчен җаваплы.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Әлмәт зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ветеринария үзәге» федераль оешмасы мәгълүматлары буенча, 2021 елда Россиядә 1033 котыру чире чыганагы ачыкланган, авырудан 1199 хайван үлгән. Шулар арасында 562 эт һәм мәче, 455 кыргый һәм 182 баш авыл хуҗалыгы хайваннары. Иң күп имин булмаган пунктларны 2021 елда Пенза (80 очрак) һәм Саратов (79 очрак) өлкәләрендә теркәгәннәр.

Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария-санитария белгечләренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү курслары дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов укучыларны сәламләде һәм аларга уңышлы укуларын теләде.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновның Халыкара өлкәннәр көне белән котлавы.

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Өлкәннәргә күп кирәкми - җылы сүз, игътибар, ярдәм кулы сузу, яшь буынның хөрмәте алар өчен бик зур әһәмияткә ия. Әлеге көн 1991 елдан халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Өлкәннәр көнен һәр җирдә көз аеның беренче көнендә - 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән. Сүз уңаеннан, бу дата очраклы сайланмаган: олыгаю чоры - көз кебек алтын вакыт, дигән фикер яшәп килә.

Республика районнарында дәүләт ветеринария берләшмәләренең баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан кошларның гриппын һәм дуңгызларның Африка чумасын булдырмау буенча аңлату эшләре алып барыла. Дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар милекчеләренә африка чумасы вирусын хуҗалыклар территориясенә кертүне булдырмау өчен бик җаваплы булуы таләп ителә. Әлеге авыру буенча эпизоотия вазгыяте киеренке булу сәбәпле альтернатив терлекчелеккә өстенлек бирергә киңәш ителә.

Илдә кош гриппы буенча эпизоотия вазгыятенең киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе күчмә кошларның көзге миграция чорында кош гриппы вирусы йогу куркынычы зур булуын искә төшерә. Киек кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.

Домодедово һәм Подольск буенча ветеринария станциясе хезмәткәрләре «Домодедовская экоферма» хуҗалыгында ачыкланган кәҗәләрнең контагиоз дерматиты чыганагын тиз арада юк иткәннәр. Бу хакта Мәскәү өлкәсе хөкүмәте сайты төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Авыруны Альп токымлы сигез кәҗәдә тапканнар, дип хәбәр итте Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, төбәкнең дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчесе Сергей Воскресенский.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Республика ветеринария лабораториясендә Евро-Финс Агро компаниясе вәкилләре белән берлектә терлек азыгын тикшерүне оештыру буенча эшлекле очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм лабораториянең биохимия бүлеге белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International