Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Әлмәт зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, Әлмәт, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, Азнакай районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, бүлек җитәкчеләре, лаборатория мөдирләре һәм терапевтлар катнашты.
Киңәшмә барышында участок ветеринария пунктлары, ветеринария берләшмәләре лабораторияләре эшенә, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге эшчәнлегенә анализ ясалды.