Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ветеринария үзәге» федераль оешмасы мәгълүматлары буенча, 2021 елда Россиядә 1033 котыру чире чыганагы ачыкланган, авырудан 1199 хайван үлгән. Шулар арасында 562 эт һәм мәче, 455 кыргый һәм 182 баш авыл хуҗалыгы хайваннары. Иң күп имин булмаган пунктларны 2021 елда Пенза (80 очрак) һәм Саратов (79 очрак) өлкәләрендә теркәгәннәр.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, Россиядә кыргый һәм йорт хайваннары арасында авыру чыгу динамикасы кимүгә бара. Әгәр 2015 елда кыргый хайваннар арасында 2 меңгә якын очрак теркәлгән булса, 2021 елда инде 500 дән азрак. «Кыргый хайваннар өчен табигатьтә таратыла торган вакцина вирусны кыргый фаунада юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Россиядә соңгы 10 елда авырулар кимүне беренче чиратта төлкеләрнең һәм янутсыман этләрнең котыру авыруына каршы иммунизациясе белән бәйләргә мөмкин ", - дип аңлата ветеринария табиблары.