Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария-санитария белгечләренең һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү курслары дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов укучыларны сәламләде һәм аларга уңышлы укуларын теләде.
Курсларда республика районнарыннан килгән ветсанэкспертлар укый. Укытуның теоретик өлешендә Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында эпизоотик халәт турындагы мәсьәләләр, заманча этапта ветеринария законнары; терлекләрне сугым алдыннан карау турында ветеринария-санитария таләпләре; терлек түшкәләрен, хайван түшкәләрен һәм органнарын сугым продукты буларак ветеринария-санитария тикшерүе тәртибе; терлек авырулары ачыкланган очракта ветеринария-санитария экспертизасы; авыл хуҗалыгы базарларында ит һәм ит продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы, кыргый хайваннар итенә ветеринария-санитария экспертизасы, терлекчелек продукциясен эшкәртү һәм саклау предприятиеләрендә дәүләт ветеринария контроле уздыру тәртибе һәм «Меркурий» дәүләт автоматлаштырылган системасында эшләү өйрәтелә.