Домодедово һәм Подольск буенча ветеринария станциясе хезмәткәрләре «Домодедовская экоферма» хуҗалыгында ачыкланган кәҗәләрнең контагиоз дерматиты чыганагын тиз арада юк иткәннәр. Бу хакта Мәскәү өлкәсе хөкүмәте сайты төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән хәбәр итә. Авыруны Альп токымлы сигез кәҗәдә тапканнар, дип хәбәр итте Мәскәү өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары, төбәкнең дәүләт ветеринария хезмәте җитәкчесе Сергей Воскресенский.
Аның сүзләренә караганда, ветеринария белгечләре тырышлыгы белән авыру таралуны туктата алганнар, барлык авыру кәҗәләрне дәвалаганнар. Фермада, терлекләр тотыла торган биналарда 3 мең метр мәйданда профилактикамаксатында дезинфекция ясалган. Контагиоз дерматит (эктима) - ул авыруга сарыклар һәм кәҗәләр дучар була. Вирус азык, су аша йога һәм организмга тиредәге җәрәхәтләр аша эләгергә мөмкин.