Илдә кош гриппы буенча эпизоотия вазгыятенең киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе күчмә кошларның көзге миграция чорында кош гриппы вирусы йогу куркынычы зур булуын искә төшерә. Киек кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, кош-корт тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Кошлар гриппының югары патогенлы вирусын кертмәү һәм таратуны булдырмау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тоту буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 03 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк. Йорт кошларын киек кошлар белән бәйләнешен булдырмый торган шартларда тотарга кирәк. Шулай ук чит кешеләрне кошлар тоту урыннарына кертмәскә, ачык сулыкларга, киек кошлар күпләп төшә торган урыннарга йорт кошларының чыгуын булдырмаска киңәш ителә.
Хөрмәтле татарстанлылар! Республиканың эпизоотия иминлеге сезнең уяу булуыгызга, аңлы булуыгызга бәйле!