Кадерле ветеринария хезмәте ветераннары, сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле өлкәннәр!
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Бу үзенчәлекле бәйрәм, без бу көнне тормыш турында бик күп тәҗрибә туплаган кешеләрне котлыйбыз. Тормыш хакында күп сөйли һәм безгә күп нәрсә өйрәтеп калдырырга сәләтле кешеләр алдында баш иябез.
Сездә булган чиксез зирәклек, бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм зур белем - ул безнең олы байлыгыбыз. Сез үзегезне республика файдасына армый-талмый фидакарь хезмәт итүгә багышладыгыз. Сезнең тормыш - фидакарьлек, батырлык һәм әхлак үрнәге. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучы, балалар һәм оныклар өчен үрнәк, терәк һәм ярдәмче булып яшисез. Сезгә сәламәтлек, тынычлык, озын һәм бәхетле гомер, кадер-хөрмәттә яшәвегезне телим.
Бәйрәм белән!