1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Өлкәннәргә күп кирәкми, җылы сүз, игътибар, ярдәм кулы сузу, яшь буынның хөрмәте алар өчен бик зур әһәмияткә ия. Әлеге көн 1991 елдан халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Өлкәннәр көнен һәр җирдә көз аеның беренче көнендә - 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән. Сүз уңаеннан, бу дата очраклы сайланмаган: олыгаю чоры - көз кебек алтын вакыт, дигән фикер яшәп килә.
Бу бәйрәм безгә өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре, яхшылыклары, зирәклекләре өчен тирән ихтирам белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге бирә. Өлкәннәр көне уңаеннан районнардагы дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчелеге хөрмәт йөзеннән, ветеринария хезмәте ветераннарын һәм өлкән хезмәткәрләрне котлый һәм аларга игътибар күрсәтәләр.