ЯҢАЛЫКЛАР


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә районнарның баш ветеринар табиблары белән видеоконференция режимы ярдәмендә аралаштылар.

Кош базарларында һәм зоокибетләрдә йорт хайваннарын сатуны тыя торган закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары өченче, соңгы укылышта 2022 елның 28 сентябрендә пленар утырышта хуплады. Үзгәрешләр хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы федераль законга кертелә.


28
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Актаныш районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов терлекчелек комплексларында эпизоотиягә каршы көзге чаралар уздыру эше белән танышты.

Котыру авыруын таратуда күчмә этләр зур роль уйный. Алар чүп-чар пакетларын ерталар, чүп-чар ашыйлар, башка хайваннар белән туры мөнәсәбәттә, куркыныч авырулар, шул исәптән котыру авырулары белән зарарланырга һәм аларны таратырга мөмкиннәр. Шуңа күрә караучысыз калган этләрнең санын көйләү бик мөһим.

Котыру авыруы безнең эрага кадәр кешегә билгеле булган иң борынгы инфекция дип санала. Авыру ел саен дөньяда 50 меңгә якын кешенең үлеменә китерә. 40% очракта балалар үлә. 2030 елга дөньяда бу авырудан кешеләрнең үлемен нульгә кадәр киметергә планлаштыралар.

2023 елга хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен гамәлгә ашырганда закон саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү куркынычын профилактикалау программасы проекты


27
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә районы Әдәмсә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен "Цифра дәресе" үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, район башлыклары, инвесторлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашында айлык киңәшмә узды. Урып-җыюны тәмамлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, быелның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар, Татарстан Республикасындагы эпизоотия хәле буенча сөйләштеләр.

Евразия икътисадый берлеге советының таможня территориясендә ветеринариядә диагностика өчен кулланыла торган чараларның әйләнешентә булуын җайга салуның бердәм кагыйдәләрен кабул итте. Әлеге кагыйдәләр Россия, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан һәм Кыргызстан илләре өчен бердәм булачак.


26
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Германиянең Evonik компаниясе кошчылык продукциясенә тест үткәрү ысулын эшләде, ул кош-кортны тоту һәм ашату ысулларын билгеләргә мөмкинлек бирә. Эпигенетик тестлау ысуллары ярдәмендә әйләнә-тирә мохитнең хайваннар генетик материалына йогынтысын билгеләргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International