Республика районнарында дәүләт ветеринария берләшмәләренең баш ветеринария табиблары һәм дәүләт ветеринария күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан кошларның гриппын һәм дуңгызларның Африка чумасын булдырмау буенча аңлату эшләре алып барыла. Дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар милекчеләренә африка чумасы вирусын хуҗалыклар территориясенә кертүне булдырмау өчен бик җаваплы булуы таләп ителә. Әлеге авыру буенча эпизоотия вазгыяте киеренке булу сәбәпле альтернатив терлекчелеккә өстенлек бирергә киңәш ителә.
Тиз йогышлы кош гриппы вирусын кертмәү һәм таратуны булдырмау өчен ветеринария белгечләре халыкка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тоту буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 03.04.2006 № 104 боерыгында бәян ителгән таләпләрнең үтәлешен ышандырырлык итеп тәкъдим итә:
Йорт кошларын башка кошлар, ягъни күрше хуҗалыклардагы кошлар, киек кошлар белән элемтәгә керүне булдырмый торган шартларда тотарга кирәк.
Кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрне кертмәскә.
Кыргый кош-корт белән контактны булдырмау өчен йорт кошларын ачык сулыкларга чыгару тыела.
Кош ите һәм йомырканы кош гриппы эпизоотиясе теркәлгән территорияләрдә рөхсәтсез сату урыннарында сатып алырга киңәш ителми.
Кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә, кыргый кош-кортның һәлак булуын ачыклау максатыннан, хуҗалыклар тирәсен көн саен тикшерергә киңәш ителә.
Яңа сатып алынган кошны 30 көн карантинда, ягъни аерым тотарга киңәш ителә.
Югалтуларны булдырмау өчен, үсеп авырлык җыйган йорт кошларын вакытында чалып эшкәртергә киңәш ителә.