Казан дәүләт ветеринария берләшмәсенең 8 нче ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә Казан ветеринария академиясе ветеринария медицинасы факультетының 4 курс студентлары белән практик дәресләр узды. Студентлар белән дәресләрне лаборатория мөдире Ирина Кудряшова үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Теләче районында булды. Эш сәфәре Теләче районының терлекчелек хуҗалыклары һәм ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу максатында оештырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең һаман да киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе язгы миграция чорында күчмә кошларның вирус кертү куркынычы югары булуын искә төшерә. Кыргый кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында Идел-Кама тыюлыгы территориясендә дуңгызларда африка чумасын профилактикалау максатларында кыргый кабаннар санын мониторинглау буенча рейд-тикшерү узды.
Буа һәм Чүпрәле районнарында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч, хайваннар авыруларының республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча комиссияләрнең чираттан тыш утырышлары узды.
Россельхознадзор Якын Көнчыгышта һәм Көнбатыш Азиядә тилчә авыруының SAT-2 серотибы таралуына борчу белдерә. Ведомство экспертлары ассызыклаганча, бу серотип Евразия континенты, шул исәптән Россия өчен дә экзотик чир, ә аның безнең ил территориясенә үтеп күгән очракта, эпизоотия иминлеге статусын югалту һәм продукция экспортын чикләү куркынычы белән яный.
Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә республика ветеринария-санитария белгечләрен яңадан һөнәри әзерләү курслары башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин курста катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлы укуларын теләде.
Бүген Казанда һәм республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казанның ярминкә мәйданчыклары эше белән танышты.
Ветеринария кагыйдәләрен бозучыларга, терлекләре авыру сәбәпле алынган очракта, компенсация бирелмәскә мөмкин яки аның күләмен сизелерлек киметәчәкләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге «Терлекчелекнең зыянлы продуктлары белән эш итүгә яңа таләпләр» темасына киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә Авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.