Казан дәүләт ветеринария берләшмәсе лабораториясендә студентлар өчен дәресләр узды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

 

Казан дәүләт ветеринария берләшмәсенең 8 нче ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә Казан ветеринария академиясе ветеринария медицинасы факультетының 4 курс студентлары белән практик дәресләр узды. Студентлар белән дәресләрне лаборатория мөдире Ирина Кудряшова үткәрде.

Уку процессын шундый формада оештырганда студентлар практикада хайван һәм үсемлек продукциясен тикшерүнең физик-химик методларын куллануны үзләштерә. Мондый укуларның максаты - теоретик әзерлекне ныгыту, чимал һәм азык-төлек продукциясен тикшерү буенча практик күнекмәләр алу. Практик дәресләрдә үзләштерелгән белемнәр ит, балык, сөт һәм балның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын билгеләү методлары булачак белгечләргә югары уку йорты тәмамланганнан соң һөнәри эшчәнлеккә әзерләнергә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International