Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең һаман да киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе язгы миграция чорында күчмә кошларның вирус кертү куркынычы югары булуын искә төшерә. Кыргый кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге кошчылык хуҗалыклары, крестьян-фермер хуҗалыклары, кош-корт тоту, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Кошлар гриппының югары патогенлы вирусын кертмәү һәм таратуны булдырмау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кошларны тоту буенча ветеринария кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 03 апрелендәге 104 номерлы боерыгында бәян ителгән таләпләрне үтәргә кирәк. Йорт кошларын киек кошлар белән бәйләнешен булдырмый торган шартларда тотарга кирәк.
Чит кешеләрне кошларны тоту урыннарына кертмәскә.
Йорт хуҗалыкларында, ачык сулыкларда, кош-корт күпләп җыелган урыннарда, кошчылык предприятияләре тирәсендә хайваннар һәм кыргый кош белән элемтәдән сакланыгыз.
Хөрмәтле Татарстанлылар! Республиканың иминлеге сезнең уяу булуыгызга, аңлы булуыгызга бәйле!