Бүген Казанда һәм республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казанның ярминкә мәйданчыклары эше белән танышты.
Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре шәһәрнең һәр районында 15 мәйданчыкта оештырылды. Биредә фермерлар башкала халкына азык-төлек продукциясен социаль юнәлешле бәяләр буенча тәкъдим итә. Ярминкәләрдә ит, ит продуктлары, сөт, йомырка, балык, яшелчә һәм башка азык-төлек, шулай ук хуҗалык ихтыяҗлары өчен көнкүреш товарлары сатып алырга мөмкин.
Әйтергә кирәк, барлык хайван һәм үсемлек продукциясе ярминкәләргә ветеринария тикшерүе узып, рөхсәт документлары белән килә. Казанда әлеге продукция мәҗбүри рәвештә Республика ветеринария лабораториясе һәм «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе»нең 30 нчы номерлы ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе белгечләре тарафыннан тагын бер кат җентекләп тикшерелә .
Ветеринария лабораторияләре хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы ярминкәләре киштәләрендә сатыла торган азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын катгый контрольдә тота һәм хайваннардан алынган азык-төлекне, үсемлек продуктлары сыйфатын анализлый. Ит, сөт һәм сөт продукциясе, йомырка, яшелчә, балык, умартачылык продукциясе шул рәвешле ике тапкыр лаборатор тикшерү узганнан соң гына сатып алучыга барып ирешә.
Шулай ук ярминкәләр көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария белгечләре һәр мәйданчыкта дежур торалар һәм өстәмә рәвештә продукциянең сыйфаты, ветеринария рөхсәте документларын һәм сәүдә мәйданчыкларының санитар таләпләргә туры килүе буенча контроль алып баралар.