Буа һәм Чүпрәле районнарында куркыныч авыруларның республика территориясенә үтеп керүен булдырмау турында киңәшмәдә фикер алыштылар

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

 

Буа һәм Чүпрәле районнарында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч, хайваннар авыруларының республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча комиссияләрнең чираттан тыш утырышлары узды.

Киңәшмәләр район башлыклары һәм баш ветеринария табиблары җитәкчелегендә узды. Анда шәхси эшмәкәрләр, терлек һәм кош-корт сату һәм ташу буенча шәхси эшкуарлар, КФХ башлыклары, дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре, районнар башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, Россельхознадзорның һәм Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында африка дуңгыз чумасы, кош гриппы инфекциясе һәм Татарстан Республикасы территориясенә эре мөгезле терлекләр авыруларын булдырмау чараларын үтәүнең барышын карадылар. Шулай ук башкарма хакимият органнарының хайваннарда аеруча куркыныч һәм йогышлы авырулар килеп чыгуны кисәтү һәм бетерү буенча муниципаль махсус комиссияләр белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International