Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Теләче районында булды. Эш сәфәре Теләче районының терлекчелек хуҗалыклары һәм ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу максатында оештырылды.
Эш сәфәре барышында ул Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре белән очрашты. Сөт терлекчелеген яңадан җитештерү мәсьәләләре, продуктив терлек авыруларын дәвалау һәм профилактикалау, эре мөгезле яшь терлекләрне карау һәм терлекчелектә терлекләрне ашату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.