Республикада пландагы язгы ветеринария-профилактика чаралары тулы көченә бара. Эпизоотиягә каршы чаралар республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиология һәм эпизоотия иминлеген тәэмин итү максатларында үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Балык Бистәсе район ветеринария берләшмәсендә узган ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Буа ветеринария техникумында "Профессионаллар - 2023" һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты җиңүчеләрен котлады.
Бүген Питрәч муниципаль районында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Лаеш муниципаль районында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайван авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан ителде. Идарәнең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге буенча Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт территориаль бүлекләренә инспекторлар эшкә чакырыла.
Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат конференциясе узды. Матбугат очрашуы тиз йогышлы кош гриппы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуына юл куймау темасын яктыртты. Журналистлар белән очрашуга Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин килде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлекләренең ветеринария инспекторлары белән онлайн режимда киңәшмә үткәрде. Эш барышында республика территориясенә терлекләр һәм терлекчелек продукциясе кертүне тикшереп тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, чөнки Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, республикага күп санда хайваннар кертелә һәм терлекчелек продукциясе күләме шактый.
Хөрмәтле журналистлар! Иртәгә, 2023 елның 23 мартында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе “Хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын республика территоиясенә керүен кисәтү турында” темасына багышланганган матбугат очрашуына чакыра.
Бүген Алексеевск муниципаль районында йогышлы авыруларның республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.