Ветеринария кагыйдәләрен бозучыларга компенсация бирелмәскә мөмкин: 1 марттан яңа закон гамәлгә керде

2023 елның 17 марты, җомга

Ветеринария кагыйдәләрен бозучыларга, терлекләре авыру сәбәпле алынган очракта, компенсация бирелмәскә мөмкин яки аның күләмен сизелерлек киметәчәкләр. 2023 елның 1 мартыннан 2022 елның 28 июнендәге 222-ФЗ номерлы закон гамәлгә керде. Бу документ хайваннарның аеруча куркыныч авырулары чыганагын юк иткәндә терлек яки терлекчелек продукциясе тартып алынган өчен компенсация түләүнең яңа тәртибен билгели.

Бүген Алабуга районы ветеринария табиблары җирле шәхси кош фермалары хуҗаларына һәм хайваннар ташучы-сатучы шәхси эшмәкәрләргә әлеге закон үзгәрешләре турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International