Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Апас районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәре кысаларында ул Апас районының “Апас-Мол” терлекчелек хуҗалыкларын карады.
Бүген Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә чыгарылыш курс студентлары өчен “Вакансияләр ярминкәсе” узды. Студентлар белән очрашуга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, район ветеринария берләшмәләре, авыл хуҗалыгы комплекслары, терлекчелек һәм кошчылык хуҗалыклары вәкилләре килгән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсенең «Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында сөт тармагын үстерү перспективалары» темасына киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.
Ветеринар-санитар экспертизалар нигезендә район ветеринария берләшмәләренә бәя бирделәр
Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария берләшмәләренең биологик калдыкларны үтилләштерү эшен тикшерделәр
Алмаз Хисаметдинов ветеринария табиблары белән әңгәмә уздырды
Татарстанда агымдагы елның 13 мартыннан башлап, апрельнең 24енә кадәр кадәр язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков журналистлар белән очрашуда хәбәр итте. Казанда ярминкәләр 15 мәйданда гөрләячәк. Шулай ук Яшел Үзәннең Осиново һәм Яңа Тура бистәләрендә дә ярминкәләр ачылачак. Һәр ярминкә мәйданына аерым районнар һәм агросәнәгать предприятиелары, җитештерүчеләр һәм инвесторлар беркетелгән.
Алмаз Хисаметдинов дәүләт ветеринар инспекцияләренең территориаль бүлекләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерде
Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасы районнары эшенә нәтиҗә ясадылар
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан оештырылган иҗтимагый фикер алышуларда катнашты.