Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов идарә җитәкчелеге астындагы ветеринария оешмалары белгечләре һәм терлекчелек хуҗалыкларында эшләүче мал табиблары белән әңгәмә уздырды.
Баш ветеринария идарәсенең кадрлар резервы базасын тулыландыру нисбәтеннән, бирегә перспективалы һәм югары әзерлекле ветеринарлар чакырулы иде.
Әтнә, Балтач, Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарыннан килгән белгечләрне Алмаз Хисаметдинов рәислегендәге комиссия сайлады. Комиссиядә шулай ук ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.
Белгечләрне сайлаганда комиссия әгъзалары күптөрле критерийларга: белгечнең яшенә, белеменә, әзерлегенә, эш тәҗрибәсенә һәм эш нәтиҗәләренә нигезләнеп фикер йөртте.