Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмәне уздырды. Әлеге киңәшмә район ветеринария берләшмәләрендә биологик калдыкларны үтилләштерү программасының гамәлгә ашырылу темасына багышланган иде. Иң элек Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин районнардагы әлеге мәсьәләгә кагылышлы вәзгыять турында чыгыш ясады.
Киңәшмәдә республиканың 19 районы - Яшел Үзән, Түбән Кама, Тәтеш, Буа, Кайбыч, Әлки, Алексеевск, Лаеш, Балык Бистәсе, Кукмара, Азнакай, Мамадыш, Биектау, Арча, Теләче, Актаныш, Балтач, Тукай, Саба ветеринария берләшмәләре эше каралды.
Үз чиратында район ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре дә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе каршында хисап тотты.