Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл батырлары, балалык еллары сугыш чорына туры килгән өлкәннәр! Хөрмәтле ватандашлар, хезмәттәшләр! Сезне Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, озын гомер, игътибар, кадер-хөрмәт телим.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы Биектау муниципаль районының Ивановка авылы янындагы урман фонды территориясендә урман утыртуда катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендәге комиссия Апас районы зонасына кергән терлекчелек хуҗалыклары эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәренең максаты - 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләү буенча пилот проектында эшләүче терлекчелек хуҗалыклары эшчәнлеген тикшерү.
Алексеевск муниципаль районында узган зона семинар-киңәшмәсендә Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов 6 айга кадәр бозауларны тоту һәм ашату технологиясен үтәү турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге Бөек Җиңү көне белән тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын, шулай ук ветеринария өлкәсендә эшләгән ветераннарның хатыннарын өйләренә барып котлады. Бүләк итеп алар азык-төлек җыелмалары алдылар.
Александр Дмитриевич Смирнов Сталин репрессиясенең, Бөек Ватан сугышының һәм сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызуның иң авыр елларында ветеринария эшен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның эшчәнлеге 1936 елда СССР, РСФСР һәм Татарстан хөкүмәтләренең ветеринария һәм яңа ветеринария Уставы мәсьәләләре буенча карарларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
СССР Кораллы көчләренең Бөек Ватан сугышы елларында хәрби уңышларына Кызыл Армиянең тыл хезмәтләре бөтен яктан ярдәм итә. Бу рәттә хәрби-ветеринария хезмәте лаеклы урын алып тора. Сугыш вакытында аның әһәмияте армиядә күп санда атлар һәм башка гаскәри хайваннарны куллану зарурлыгы белән билгеләнә. Сугыш башланганда армия сафларында атларның саны 526,4 мең булса, 1941 елның сентябренә – 1 324 676, ә аерым чорларда ул 2 млн.га җиткән.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Апас зонасына кергән районнарның ветеринария берләшмәләре җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды.
Бөек Новгородта 25 апрельдән 29 апрельгә кадәр "Яшь профессионаллар Worldskills Russia" Милли чемпионатының IX финалында "Ветеринария"компетенциясе буенча катнашу хокукына сайлап алу ярышлары уза. Анда тумышы белән Тәтеш районыннан булган, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенты Спирина Татьяна чемпионатта Татарстан Республикасы данын яклап көч сынаша.
Бүген Минзәлә районында ветеринария белгечләре семинар-киңәшмәсендә чыгыш ясаганда Алмаз Хисаметдинов 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләүгә, сыйфатлы азык ашатуга аеруча зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.