ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Владимир шәһәрендә узган, кошчылык хуҗалыклары эшчәнлегенә багышланган конференциядә катнашты.  


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина Саба районында эшлекле сәфәрдә булды.

Бүген Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында ветеринария белгечләре өчен "Барс-веб" электрон системасында эшләргә өйрәтү дәресләре узды. Әлеге дәресләрне Баш ветеринария идарәсе белгече Дамир Латфуллин үткәрде. Мәгълүм булганча, электрон система ярдәмендә районнарда булган мөгезле эре терлекне исәпкә алу турындагы мәгълүмат Баш ветеринария идарәсенә җиткерелә. 

Татарстан Республикасы районнарында кош гриппы йогу һәм таралу очракларын булдырмау максатыннан даими рәвештә профилактика чаралары күрелә. Районнарда хезмәт куючы ветеринария табиблары эпизоотиягә каршы язгы чаралар буенча зур эш алып бара.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең 4нче курс студентлары Казан шәһәре Совет районында урнашкан ветеринария дәваханәсендә практик әзерлек узалар. Әлеге практик дәресләр “Эпизоотология һәм хайваннарда була торган йогышлы авырулар” фәне буенча үтә.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Бүген республиканың Саба районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә Килдебәк авылының “Кояшкай” балалар бачасына йөрүче балалар кунак булып китте. Әлеге чара «Saba Balahoner» профориентлашу юнәлешен күзаллаган закон проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды. «Saba Balahoner» проектын алып баручы - Саба муниципаль районының Балалар иҗаты үзәге белгечләре.

Йорт хайваннары тотучылар игътибарына! 

"Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт-бюджет учреждениесы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 18нче апрелендә "Салмачы" бистәсендә этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцина ясалачак. Әлеге вакцина түләүсез.  


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

“Казан” Агросәнәгать паркы” ветеринар-санитария лаборатория базасында, республиканың ветеринария табиблары чираттагы аттестация чараларын үтте. Кагыйдә буларак, әлеге аттестация чаралары ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе тарафыннан оештырылды.

Бүген, 12нче апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринар-санитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәне, Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов алып барды.


10
апрель, 2021 ел
шимбә

10 апрельдә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Казан” агросәнәгать паркы” территориясендәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады. Ярминкә мәйданында бу көнне Саба, Нурлат, Аксубай муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үзләренең товарларын һәм азык-төлек продукцияләрен башкала халыкына тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International