ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Яңа Чишмә районында терлек азыгы әзерләү техникасының 2021 елга әзерлеген тикшерү буенча кабул итү конкурсында катнашты.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина килде. 

Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында 1 нче июнь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе масштаблы команда-штаб өйрәнүләре уздырачак. Әлеге өйрәтүләр себер язвасы, Африка дуңгыз чумасы, тилчә (ящур), кош гриппы кебек хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч йогышлы авыруларын юк итү буенча махсус үткәрелә.


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.

Чистай муниципаль районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы итеп Урманчеев Ринат Әхәт улы билгеләнде. Бүген шул нисбәттән Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Чистай районы ветеринария берләшмәсендә яңа җитәкче һәм Чистай районында яңа баш ветеринария табибы билгеләнүен тантаналы төстә игълан итте. 

Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты. 


21
май, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Бөгелмә районында эшлекле сәфәрдә булды. Биредә авыл җирлегендәге халыкның актив эшчәнлеген үстерү сорауларына багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Ул ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә үтте. 

Россиянең 33 регионыннан республика территориясенә сарыклар кайтару тыелган. Бу хәл мөгезле вак терлекләрдә тилчә (ящур) йогышлы чире таралу сәбәпле имин булмаган вәзгыятькә бәйле. 31 төбәк бруцеллёз авыруы буенча имин булмау сәбәпле, терлекләр кертү тыелган. Болар арасында күрше Башкортстан Республикасы да бар. Болар хакында бүген, 21 майда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Корбан Гаете уңаеннан республикада санитар иминлекне тәэмин итү темасына карата узган матбугат очрашуында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.

Кош гриппының киң таралу сәбәпле дөньяның күп кенә илләрендә биологик куркынычсызлык чараларын көчәйтү таләп ителә. Бройлер кошчылыгында шәхси фермер хуҗалыклары өлеше — 7-7,5%, ә йомырка җитештерү өлкәсендә - якынча 20%.


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Югары Ослан районында эшлекле очрашуда булды. Эш сәфәре барышында ул "Пашков С.И." Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Пашков белән очрашты һәм хуҗалык эшчәнлеге белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International