Республиканың ветеринария хезмәте Корбан бәйрәменә әзерлек эшләре алып бара

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

Мөселманнарның изге, олуг бәйрәме, Корбан бәйрәме алдыннан республиканың ветеринария хезмәте терлек чалу пунктларын оештыру буенча әзерлек эшләре алып бара. Бу җаваплы көннәрдә район һәм шәһәрләрнең ветеринария белгечләре терлекләрне катгый контрольдә тота, авырулар таралуын булдырмау максатыннан, бруцеллез, тилчә кебек мөгезле вак терлек авыруларына тикшерүләр үткәрелә.

Республика районнарында һәм авылларында ветеринария белгечләре һәм мөхтәсибәт вәкилләре катнашында халыкка мәгълүмат бирү максатыннан җыелышлар үткәрелә, шулай ук мөгезле эре терлекне республикага кертү һәм чыгару мәсьәләләре дә карала.

Ветеринария белгечләре искәртүенчә, терлек сату, алу, корбан чалуның мәҗбүри шартлары бар, аларны төгәл үтәргә кирәк. Үз хуҗалыгыннан корбанлык сарык сатарга теләүчеләргә бәйрәмгә бер атна вакыт кала, авыл советыннан шәхси хуҗалыкта терлекләр булу турында белешмә алырга кирәк. Шулай ук участок ветеринария табибыннан үткәрелгән иммунизация (вакцинация) булуы турында белешмә алу таләп ителә. Корбан бәйрәменә бер атна кала бруцеллезга тикшерү өчен кан алырга белгечләр чакырту зарур, алынган кан пробаларын җирле ветеринария лабораториясенә илтеп тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International