Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Хезмәткәрләр өчен уңайлы итү максатыннан Идарә җитәкчелеге вакциналаштыру пунктын эш урынында ук булдырды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлки районының "Хузангай" терлекчелек хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарына эш сәфәре кысаларында белгечләр «Хузангай» сөт-товар фирмасы эше белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөгезле эре терлекләрнең баш һәм сөяк мие энцефалопатиясе буенча яңа ветеринария кагыйдәләрен раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып, алар 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Цифрлы трансформация нигезендә Татарстан Республикасы азык-төлек программасын үстерү стратегиясе" дип исемләнгән сессия утырышында катнаша.
Бүген Югары Ослан районының Килди авылында Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, тилчә, себер язвасы кебек хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч йогышлы авыруларын юк итү буенча республиканың ветеринария хезмәте команда-штаб өйрәнүләре узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында терлек азыгы әзерләү техникасының эшкә әзерлеген тикшерү конкурсы, кабул итү чарасы узды. Терлек азыгы әзерләү техникасын кабул итүдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Илдар Ногманов катнашты. Эшлекле очрашу барышында Илдар Ногманов техниканың терлек азыгы әзерләү чорына әзерлеген уңай бәяләде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Яр Чаллы зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмә, кагыйдә буларак, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Түбән Новгород шәһәрендә уза торган Идел буе федераль округы составына керүче Россия Федерациясе субъектлары Башкарма хакимиятенең ветеринария хезмәте җитәкчеләре коллегиясе утырышында катнаша. Коллегия кысаларында төбәкләрдән килгән ветеринария идарәләре җитәкчеләре белән килешүгә кул куелды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Нурлат районында эшлекле сәфәрдә. Биредә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.